ГРУША + ХАЛУМИ = ҖӘЙГЕ САЛАТ РЕЦЕПТЫ
Урамда эссе, шуңа күрә гадәти рецептлар безне инде канәгатьләндерми. Җәйге көннәрдә язмада тәкъдим ителгән салат ярдәмгә килергә мөмкин. Бу салатта суган һәм груша бер-берсенә идеаль туры киләчәк, ә халуми сыры аларга зәвык өстәячәк.
Шулай итеп, җәйге экзотик салат өчен, сиңа кирәк булачак:
3 урта яшел груша
туралган 1 урта кызыл суган
4 тимьян ботагы
тәм өчен вак диңгез тозы
3 аш кашыгы зәйтүн мае
1 аш кашыгы өрәңге (клён) сиробы
1 см калынлыкта киселгән 170 гр халуми сыры
30 гр кыздырылган кабак орлыгы
1. Духовканы 180 градуска кадәр кыздыр.
2. Грушаларны вертикаль рәвештә икегә бүлгәләп чык, артык олы булсалар, тагын берничәгә бүл.
3. Аннан аларны 9×13 формага кызыл суган белән бергә сал. Янына тимьян һәм тоз өстә, зәйтүн мае, өрәңге сиробын кушып, яхшылап куллар белән болгат.
4 .Бу ризыкны 25 минут пешергәч, әйләндерергә кирәк. Аннан тагы, грушалар кызарганчы һәм карамель белән капланганчы, 20 минут чамасы пешер.
5. Духовкадан чыгаргач, тимьян ботакларын алып ат.
6.У ртача температурада табада 1-2 минут тирәсе, әйләндерә-әйләндерә, халуми сырын кыздырып ал.
7. Кыздырылган сырны грушалы, суганлы әзер салат янына сал да, кабак орлыкларын сибеп бизә. Вуаля! Гаҗәеп җәйге салат әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев