Белми калма
-
SCRATCH DJ SCHOOL ДИДЖЕЙ МӘКТӘБЕ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДА ЯҢА ФОРМАТТА АЧЫЛА
Scratch DJ School Диджеинг мәктәбе яңарыш кичерә. Казандагы «УРАМ» экстрим-паркында ул яңа форматта эшли башлаячак. Кышның беренче көнендә Scratch DJ School танышырга теләүчеләрне ачылу кичәсенә чакыра. -
ТӘРБИЯЧЕЛӘРГӘ ХӨРМӘТ!
Казанда ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантана ТР Милли китапханәсендә узды. Зона этапларының йомгаклары буенча, 21 иҗтимагый тәрбияче җинүче булып танылды. -
БОЗЛЫ ТАМАШАЛАР: «ЩЕЛКУНЧИК», «ШҮРӘЛЕ»
Татнефть Арена бозында симфоник оркестр белән берлектә Яңа ел тамашасы «Щелкунчик» күрсәтеләчәк. Бу чараның анонсына бәйле матбугат конференциясе булып узды. -
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»: ҖИНҮЧЕЛӘРНЕ БАРЛЫЙК!
«Иделем акчарлагы» – яшь язучыларга каләм көчләрен сынап карарга, үз фикерләрен белгертергә ярдәм итә торган әдәби конкурс. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы булып узды. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА СЕЗОНГА НИНДИ СПЕКТАКЛЬЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?
Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт театры 37нче сезонын ачып җибәрде. Яшь тамашачыны нинди премьералар көтә? Бу турыда матбугат конференциясендә сөйләделәр. -
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
Әлмәт татар драма театры 80 еллык юбилей чарасына әзерләнә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар әлеге чарага әзерлек һәм тамашачыны ниләр көтүе турында сөйләде. -
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
Сентябрьдә Беренчеләр Советының яңа рәисен сайлау башланды. Бу чын, олылар сайлаулары моделенә охшатып ясалган балалар үзидарәсе органы. Ул вакытта Россиядә төбәкләр арасыннан бу проектта Татарстан - беренче тәҗрибә иде. -
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
10 октябрьдә Беренчеләр хәрәкәтенең «Дипломатия мәктәп клублары» исемле федераль проектында катнашучылар билгеле булды. Беренче мәртәбә әлеге проект Татарстанда гамәлгә ашырылды, хәзер инде территория киңәйде. 370 гаризадан Россиянең 27 төбәгендә 100 клуб сайлап алынган, ә проектта барлыгы 1000нән артык укучы катнашачак. -
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
16 октябрь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының 2024-2025 ел сезоны ачылачак. Җинүче исеменә Татарстанның 6 районы һәм 1 шәһәре командалары дәгъва кыла. -
«САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ
Моннан 100 ел элек 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналының беренче саны дөнья күрә. Ул вакытта әле ул «Яшь ленинчы» газетасы дип аталган. Шушы түгәрәк датага багышлап «Татмедиа» бинасының беренче катында «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. -
БАЛАЛАР ТЕАТРАЛЬ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ КАЙДА ҖЫЕЛАЧАК?
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең VI сезонына гаризалар кабул ителә башлады. -
БУЛАТ БӘЙРӘМОВНЫҢ КЫЗЫ КИЯҮГӘ ЧЫГА?
25 сентябрь көнне «Ялкын»ның «Кәеф» студиясендә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева, алып баручы, шоумен Булат Бәйрәмов һәм аларның кызлары Таңсылу катнашында пресс-конференция узды. Моңа төп сәбәп – җырлы гаиләнең клип премьерасы. -
БЕРЕНЧЕЛӘР СОВЕТЫ РӘИСЕ БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?
Узган ел Татарстанда балалар үзидарәсенең яңа органы – Беренчеләр советы (Совет Первых) барлыкка килде. Ул вакытта Россиядә төбәкләр арасыннан бу проектта Татарстан беренче тәҗрибә иде. Республиканың төрле районнарыннан кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр, һәм Камилә Нуруллина җиңеп чыгып, балалар үзидарәсе рәисе булды. Быел исә яңа лидер сайланачак. -
БЫЕЛГЫ «КРОСС НАЦИИ» КАЙДА УЗАЧАК?
21 сентябрь көнне башкалабызда күпләр көтеп алган «Кросс нации» узачак. Быел ул ике локацияда оештырыла: «Урам» экстрим паркы һәм «Локомотив» стадионында! -
ҖЫРЧЫЛАР ХОРАФАТЛАРГА ЫШАНАМЫ?
Бүген 13 сентябрь, сүз уңаеннан, җомга! Ә җырчылар бу көннән шүрлиләрме? Нинди ырым-шырымнарга, хорафатларга ышаналар? Гомумән, ышаналармы аларга? Барысын да сораштык, хәзер сезгә дә сөйләрбез!