АПРЕЛЬ 2023
Журналның тышлыгында – «Адымнар» полилингваль мəктəбе президенты Ихтыяр Кыямов. Ихтыяр укытучылар һəм укучылар арасында илче роле, заманча сəнгать һəм татар əдəбиятында яраткан авторлары турында сөйлəде.
«Шəхес» сəхифəсендə сине шулай ук Казан дəүлəт мəдəният институтының «Мистер һəм Мисс КазГик» бəйгесенең җиңүчелəре белəн əңгəмə көтə.
«Тəҗрибə» һəм «Ачыш» сəхифəлəрендə без «килəчəк музыкасы» дип бəялəнгəн хайперпоп жанры, 100 % продуктив булырга тырышуның тискəре ягы турында сөйлəшербез һəм кирəк урында «Юк» дип əйтергə өйрəнербез.
Ə «Оялчан алма» сəхифəсендə исə гел соңга калырга яратучы дуслар белəн мөнəсəбəтлəрне ничек тəртипкə китереп булуы турында бəхəслəшербез. Бу эштə безгə, əлбəттə, психолог ярдəм итəр.
Бу сандагы «Фəн» сəхифəсе өчен без тəҗрибə уздырып карадык: төрле теллəрдəге сөйлəмне тыңлаганда, безнең баш мие үзен ничек тота? Кайсы теллəрне аңа тыңлау рəхəт, ə кайсыларын кабул итү катлаулы?
Ə «Иҗат» сəхифəсендə сине мультиинструменталист Ильяс Фəрхуллин белəн əңгəмə һəм Азалия Сабитовадан яңа хикəя көтə!
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА