ИЮНЬ 2023
Июнь саны тышлыгында сине 3 миллионга якын аудиториясе булган популяр блогер, «Хижина музыканта» Ютуб-каналы авторы һәм «Шәп Блогер»ның амбассадоры Раил Арсланов сәламли. Интервьюда ул үзенең блогерлык юлы, тәүге концерт туры һәм йөргән кызын нинди итеп күрүе турында сөйләде.
Шулай ук «Шәхес» сәхифәсендә яшь программистлар Даниэль белән Минтимер һәм мөселман активисты Альбина белән әңгәмәләр көтә.
Җәй – күпләр өчен укудан ял итү вакыты булудан бигрәк, лагерьлар чоры да. Бу санда лагерьга барырга әзерләнүченең чек-листын тупладык һәм быел «Сәләт» базасында ачылучы яңа аланнар турында яздык.
«Кызыклы фән» сәхифәсендә без киләчәктә моданың нинди үзгәрешләр кичерәчәге турында сөйләшербез. Әмма киләчәк бик тиз якынлаша, моны без нейрочелтәрләрнең тормышыбызга ни дәрәҗәдә үтеп керүеннән дә чамалый алабыз. Бу санда без нейрочелтәрләр ярдәмендә музыка язып карарбыз, инструкция әзер, сиңа кулланып карарга гына кала.
«Тәҗрибә» сәхифәсендә сине яшәү урынын алыштыруга әзерлек, укытучы баласы булуның плюс-минуслары, югары уку йортын ташлаучылар белән әңгәмә һәм алдагы сандагы темаларны дәвам итеп, әти белән ул һәм әни белән ул мөнәсәбәтләре турында язмалар көтә.
Һәм бу санда без берсеннән-берсе кызыклы сәяхәтләр турында язмалар әзерләдек – монда Агыйдел буйлап йөзү дә, Эльбрус тавы да, поездда ике тәүлек юл да бар.
Ә «Иҗат» сәхифәсендә сине тәүге гашыйклык турында «Мәхәббәтнең туган көне» исемле хикәя көтә.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА