МАРТ 2023
«Ялкын»ның март саны тышлыгында сине бал-спорт биюләре белән шөгыльләнүче Аяз Фазлыев каршы ала. Аның белән биюченең көн тәртибе, туклану рәвеше һәм әлеге спорт төрендәге кыенлыклар турында сөйләштек.
Алдагы битләрдә сине Мамадыш шәһәренең алдынгы укучылары – физкультура һәм ОБЖ фәннәреннән Россиякүләм фән олимпиадасы призёрлары һәм спортсменнар белән әңгәмәләр көтә. Шулай ук без, Мамадышка килгәч һәркем күрергә тиешле урыннарны бер язмага тупладык – әлеге районга сәяхәт кылыр өчен менә дигән сәбәп!
«Ачыш» сәхифәсендә интровертлар белән аралашу серләре, егетләрнең тышкы кыяфәте, косметика куллануына бәйле стереотиплар һәм киләчәккә фәнни прогнозлар турында сөйләшербез. Шулай ук пирсинг темасына да кагылдык – ни өчен кайбер яшүсмерләр пирсингка кызыга, әти-әниләрнең моңа карашы нинди һәм психолог бу темага ниләр әйтә ала?
«Тәҗрибә» сәхифәсендә югары уку йортына, эшкә урнашканда гендерлы бүленеш, бетчәләр белән көрәшү, матурлык стандартлары һәм айфоннар ремонтлаучы һөнәре турында сөйләштек. Егетләрне исә тагын бер файдалы язма көтә – үзеңә ошаган кыз белән ничек сүз башларга?
Ә «Иҗат» сәхифәсендә без төрле спектакльләрдәге краш-геройлар турында язма әзерләдек. Нинди спектакль карарга белми йөрсәң, бу язма махсус синең өчен.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА