МАЙ 2023
Май санының беренче битләрендә сине театр дөньясында кайнаучы ике чибәр кыз – Иркә белән Энҗе каршы ала. Алар сиңа «Апуш» театраль студиясенең үзенчәлеге, спектакльләрнең ничек әзерләнүе турында сөйләрләр. «Шәхес» сәхифәсендә сине тагын бер театр вәкиле белән әңгәмә көтә – яшь режиссёр, драма һәм кино актеры Артур Әмиров республика күләмендәге чараларны әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашыр һәм булачак актёрларга киңәшләр бирер.
Бу сәхифәдә шулай ук быелгы «Яз гүзәле» бәйгесе җиңүчесе Сөмбел Газизова һәм «Хан кызы – Турандык» спектаклендә төп рольне башкаручы Әдилә Хәсәнова белән әңгәмә урын алды.
Шәп хәбәр – «Бик матур» проекты янәдән сине зәвык дөньясына дәшә! Бу юлы без стилист Исмәгыйль Сафиулов белән җылы язгы көннәрдә кияр өчен зәвыклы, актуаль образлар җыярга өйрәнербез. Иң мөһиме – кызлар гына түгел, егетләр өчен дә трендларга туры килгән образлар әзерләдек!
«Ачыш» һәм «Тәҗрибә» сәхифәләрендә безнең холкыбызга хас субличностьлар, фриланста төрле биремнәр үтәп акча эшләү тәҗрибәсе, эзотериканың популярлык сере һәм субкультураларның безгә ни рәвешле тәэсир итүе турында сөйләшербез.
Психологияне дә читләтеп узмадык – бу санда анорексия турында психолог һәм әлеге авыру белән күзгә-күз очрашкан кешеләр белән фикерләштек. Шулай ук, сине әти белән кыз бала һәм әни белән кыз бала мөнәсәбәтләренең камил вариантта нинди булырга тиешлеге һәм бу мөнәсәбәтләрнең кыз бала киләчәгендә ничек чагылуы хакында эчтәлекле язмалар көтә.
Ә «Иҗат» сәхифәсе өчен без Г. Кариев театрында узган «Тамга» лабораториясе һәм китап язу серләре турында язмалар әзерләдек.
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА