13 СЕНТЯБРЬ – ШАРЛОТКА ҺӘМ КӨЗГЕ ПИРОГЛАР КӨНЕ: БӘЙРӘМ УҢАЕННАН ТӘМ-ТОМ ПЕШЕРӘБЕЗ
Көз – бакчалардан мул уңыш җыю сезоны. Бу вакытта хуҗабикәләр якыннарын төрле тәмле ризык, эчемлекләр белән сыйлый: кайнатма, компот, сок, тозлы кыяр-помидор, салатлар… Бу исемлеккә шулай ук шарлотка пирогын да кертсәк була!
Сүз уңаеннан, 13 сентябрь – шарлотка һәм көзге пироглар көне. Шунысы кызык, алма шарлоткасын Александр I императорында хезмәт иткән француз пешекчесе Мари Антуан Карем уйлап тапкан дип фаразлыйлар. Бүгенге көндә исә әлеге татлы ризыкны һәркем ашарга һәм пешерергә ярата. Әйдәгез, без дә бәйрәм уңаеннан чәй өстәленә әлеге популяр пирогны әзерлибез?
Шарлотканы пешерү өчен иң элек түбәндәгеләрне хәстәрлик:
4 йомырка;
1,5 стакан он;
1стакан шикәр комы;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
4-5 алма.
Йомырка белән шикәр комын күпергәнче болгатабыз. Аннары он белән көпшәкләндергечне бергә иләп, акрын гына йомыркалы массага салабыз. Камырның яртысын майланган табага агызабыз. Өстенә вакланган алмалар тезәбез. Калган камырны өстенә агызабыз һәм табаны мичкә озатабыз.
Шарлотка якынча 40-45 минут пешә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев