КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
Кемнәрнең спортзалга йөрергә, фитнес белән шөгыльләнергә җене сөйми? Саныйк әле, ничә миллион икән без. Шундый категория, бигрәк тә кызлар өчен яхшы яңалык бар. Җәйгә, ә нәкъ менә матур-матур күлмәкләр кияргә бер-ике ай чамасы гына калды. Үзегезне формага китерәбез дисәгез, Кытай галимнәренең ачышына колак салыгыз.
Әйтеп узганча, Кытай галимнәре чын-чынлап эшли торган ысул тәкъдим итә. Алар фикеренчә, ябыгасың килсә, бары тик бие!
Биюнең спортзалда шөгыльләнүгә караганда эффекты зуррак икән. Беләсезме алар моны ничек аңлата? Спортзалда шөгыльләнгәндә, без игътибарыбызның күп өлешен хәл бетү, тамак кибү һәм сәгатькә карау кебек әйберләргә юнәлтәбез. Биегән вакытта исә кеше бары яхшы хис, күтәренке кәеф кенә кичерә. Көйгә селкенү позитив фикерләр уята. Кеше ару-талу турында уйламаска, аңа игътибар итмәскә тырыша. Ул гына да түгел, бию мускул тонусын һәм балансны яхшырта. Шунысын да истә тотарга кирәк, иң зур нәтиҗәне брейк-данс яки хип-хоп кебек актив биюләр бирәчәк. Болай булгач, җәйгә кадәр көн саен дискотекага яисә махсус бию курсларына йөрибез инде.
Рәсем: «Freepik.com»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев