Белми калма
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
Камал театры каршында эшләп килүче «Шәрык клубы» «Мәңгелек шигърият» дип аталган бәйге башлап җибәрде. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм иҗади гаиләләр катнаша ала.
Катнашучылар 22 апрельгә кадәр бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укып видеога төшерергә һәм sharyk@kamalteatr.ru электрон адресына җибәрергә тиеш. Нәтиҗәләр буенча берничә номинациядә 3 призлы урын билгеләнәчәк.
Җиңүче дип табылган катнашучылар 27 апрель көнне 13:00дә «Шәрык клубы» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев