Логотип Идель
Бу – тема!

ОСКАР ПРЕМИЯСЕ, АВЫЛ СТАЙЛ ҺӘМ 90 НЧЫ ЕЛЛАР: ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ИДЕЯЛӘР

Инде күптән мәкалә язмаганлыктан «ТАТМЕДИА» төшкә керә башлады инде, һәм менә кабаттан минем бармаклар клавиатура төймәләреннән сикерешә. Тиздән укучыларның иң яраткан бәйрәмнәре җитә. Элек «25 май бәйрәме» генә дия идек, хәзер ул 23 май да, 27 май да, 30 май да була ала, иң мөһиме БДИ ул көнгә туры килмәсен.

Минем инде соңгы кыңгырау турында язган мәкаләләр бар (2021 май саны һәм 2022 апрель саны), монысы белән трилогия килеп чыга. Унберкәйләр, сезгә карт студенттан киңәшләр булыр бу язмада.

Чын дөресен әйткәндә, үзем укыганда без иң текәләре һәм безне берсе дә креативлыкта уздыра алмас, дип уйлый идем, әмма сезнең хәзерге 11ләрне күргәнегез бармы?! Аларда «Pinterest» эстетикасы, йөзләгән лайк, миллион күзәтүче. Аларга инде киңәш бирәсе дә юк кебек. Әгәр дә сезнең сыйныфның «TikTok», «Instagram»* (тыелган социаль челтәр) битләре һәм «Telegram» каналы юк икән, шундук эшләгез! «YouTube»та  влоглар төшерегез! GRWM (Get ready with me), соңгы кыңгыраудан «unpacking» һәм  11 елда нинди кызыклы видеолар җыелган – барысын шунда тутырыгыз.

Шулай ук плейлист төзергә тәкъдим итәм. Һәр сыйныфның, һәр елның үз трендлары, яраткан музыкасы була. Мәсәлән, без 18 яшьлек чакта «У меня агония» дип акырып җырлый идек (Әстәгефирулла), хәзер кешеләр аны мезозой чорындагы җырларга тиңли. Бездән дә картлар Динарның «Рәхәт иде миңа» һәм Нурминскийның «105 км» тыңлый иде (Алар бөтенләй Палеозой чорыннан булып чыга инде). Ә ул «А записки с голубками» җырын сузууууу.... Уксыз йөрәккә керә.

Шулай ук еллар үткәч тә каз тәннәре чыгарыр өчен, аерым бер парфюм кулланырга була. Мәсәлән, минем сыйныфташның «Pink Taxi» исемле исле мае бар иде, ул аны мәктәпкә алып килә дә, яртыбыз шуны иснәп-сибеп йөри идек. Хәзер дә кибетләрдә ул ал флаконны күрсәм, мин битараф калмыйм.  

Тагын бер мин яраткан әйбер – соңгы кыңгырау газетасы. Заман таләпләренә туры китереп эшлибез дисәгез, психологик журнал бастырырга тәкъдим итәм. Мисал өчен, киләчәк газетасы. Аңламадыгызмы? Монда теләк-хыялларны язарга кирәк, тик яхшылап, детальле итеп. Әмма бу «Минем исемем Әчмуха, миңа 23 яшь, мин бу елны фәлән факультетны бетерәм» дип кенә түгел! Руслар әйтмешли, «берите выше»: «Мине эшчеләрем Әчмуха Кырыговна дип йөртәләр, минем еллык акча обороты фәлән миллион, бизнесымның 17 шәһәрдә филиалы бар». Үзенә күрә вакыт капсуласы килеп чыгачак. Шулай ук сары пресса форматында газета чыгарырга була – анда мәктәптә чакта кылган «этлекләрегезне»,  кемнең баскыч астына «11 ләр – супер» дип язганын, кемнең кара тактаны сабын белән юганын яза аласыз. Укытучылар моны бел.....сә дә берни эшли алмаячаклар.

Ә ХӘЗЕР БӘЙРӘМ ТЕМАТИКАСЫНА КҮЧИК

1. Мәсәлән, әгәр сезнең бәйрәмегезне Оскар премиясе, Голливуд киносы тибында эшлисегез килсә, андагыдай кызыл җәймә, ялтыравык аниматорлар, һәм хәтта керүчеләргә билет тарату да оештыра аласыз. Исемнәрне дә Миләүшә Монро, Айдар Гэтсби дип алыштырып була. Сезнең, һичшиксез, фотозона булырга тиеш! Анда актерлар урынына укытучыларның фигуралары, профессиональ фотографлар һәм хәбәрчеләр (бу эшкә кечкенәрәк сыйныф укучыларын тартырга була) булырга мөмкин. Җылы мохит тудыру өчен полароид куллана аласыз. Әйтик, кешеләр берничә фото ясый: берсе үзләренә истәлеккә кала, икенчесен чыгарылыш альбомына куеп теләкләр язып калдыра.

2. Авыл-стайл. Сезгә мондый идея ничек? Әлбәттә, монда билгеле дресс-код һәм авыл мәзәкләре кирәк булачак, «Мунча таш»ыныкы кебек: «Ә-ә-ә-чегән» дип. Инде хәзердән үк «Едем едем в соседнее село» яки «Авылга, авылга шәһәрдән таерга» музыкасын акыртып комбайнда, тракторлар ковшында яки арбаларга утырып мәктәп каршына килеп туктавыгызны күз алдына китерәм. Әгәр дә инде бу яшьтә «пом» (аңлаганнар аңлый инде, комбайнер ярдәмчесе турында сүз) булып эшләгәнең бар икән, бу нәкъ менә синең тема була, премия дә бирерләр әле, мөгаен. Хәтта видео төшерсәгез дә була: шәһәр кызлары сыер сава, егетләр казлардан кача һ.б. Мәзәк булачак!

3. «Исән калганнар – 90». Бу бәйрәмгә әти-әниләрне җәлеп итү кирәк булачак. Чөнки алар 90 нчы елларны күргәннәр, җитмәсә балалары, ниһаять, мәктәп бетерә – азатлык. Монда инде классика: джинс чалбар, кызыл колготки, «Adidas» спортивкасы киясез дә черек «девятка», йөрмәгән «жигули»ларны эшкә җигәсез.

4. Кияүгә чыгу стайл. Сыйныфта бер генә егет булган чыгарылышлар, бу идея сезнең өчен. Мәктәп бетү дә, кияүгә чыгу да бер: яңа тормыш башлау. Монда кәләшләр биюе, егет өчен сугышу кебек скетчлары куллана аласыз. Шулай ук, шарлар урынына чын күгәрченнәр җибәрсәгез, тарихка кереп калачаксыз (күгәрченнәр күп бит инде алар, алдагы көнне кич тотасыз да, икенче көнне җибәрәсез). Шулай ук истәлеккә йөзекләр эшләтә аласыз, мәсәлән бу Чаллының Пушкин исемендәгге лицеенда популяр, анда һәрбер укучы чыгарылыш кичәсенә «А.С.Пушкин» кашы белән көмеш йөзек ясата. Татарчаландырсак, «Беренче чыгарылыш», «Адымнар – Актаныш», «чыгарылыш 2024 », «безнекеләр» һәм башка төрле текст сугып була.

5. Шулай ук 10-11 сыйныфта укыла торган «Война и мир» әсәре буенча бал ясарга мөмкин. Бу – кызларның зур хыялы. Әмма аяз көнне калын күлмәкләр белән биюе... Алай дисәң, әле һава торышын белеп булмый, бәлкем, кар да явып куяр. Һичьюгы, спортзал бар.

6. «Укытучылар VS укучылар». Карагыз, ә скетчларда укытучылар үзләрен үзләре уйнаса ничек булыр икән? Вәт репетицияләр мәзәк була инде, «Сез безне алай әрләмисез, бармак белән өстәлгә суга-суга әрлисез» дип укучылар укытучыларга төрттерә башласа. Шулай ук скетчларга әдәби әсәрләрдән мәктәп турында мәзәкләр куеп була, мин әлегә берсен генә беләм: Әркәшәнең ата кара тараканының кан әйләнеше инде...

Шуның белән шул. Бәлкем сез минем фикерләр белән бөтенләй килешмисездер, әмма шуны укып, башыгызга бер-ике фикер яшь тай кебек типсә, бик шәп була. Мине белгән 11 ләргә – «сәламчики»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев