Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ЭСТРАДАСЫ АРТИСТЛАРЫ КАЙДА ЯЛ ИТӘРГӘ ЯРАТА?

Җырчыларыбыз турында кызыклы, ишетмәгән-күрмәгән мәгълүматны барлау барыбызга да ошый, килешәсездер. Шуңа күрә яз бәйрәмнәре җитү уңаеннан танылган артистларның кайда һәм ничек ял итәргә яратуларын ачыкларга  булдык! Барысын да белештек, барысын да сезгә сөйләргә әзер! Киттек!

«Диңгез мине тынычландыра, таулар миңа энергия өсти», – ди Фирдүс Тямаев. Илназ Баһ исә «Мин төрле җирләрдә туктап, карап-сокланып сәяхәт итәргә яратам. Балалар кечкенә булу сәбәпле, күбрәк диңгезне кулайрак күрәбез», – ди. Шулай ук җырчы тауларда да, диңгездә дә ял итәргә каршы түгел, «җае гына чыгып торсын», – дип искәртә.

Илнат Фәрхуллинга тау-диңгезләр бик ошый, әмма аларның берсен дә әлегә күргәне юк аның. «Вакыт юк, яңа җырлар, яңа программа әзерлибез. Бу көннәрдә гастрольләрдә йөрибез, тау һәм диңгезләр төшкә генә керә», – ди ул. «Гастрольдән кайтып, 3-4 көн өйдән чыкмыйча ятсам, әлегә шул җитеп тора», – дип тә өсти ул.

«Диңгезгә барсам, яр буенда максимум бер көн булам, аннары экскурсияләргә йөрим», – ди Дилә Нигъмәтуллина. Тауларны Дилә аеруча нык ярата, «Елына 3-4 тапкыр барып кайта алам. Биредә мин ниндидер көч һәм энергия тоям», – ди җырчы.

«Табигатькә чыгу – үзе бер ял. Диңгез ярына барып эләксәң – үзе бер бәхет, тозлы су күргән кешемени без», – дип көлә Зәйнәб Фәрхетдинова. «Таулар исә, җанга аеруча якын, чөнки ишегебезне ачып чыгуга Башкортстанның Урал тау итәкләре күренеп тора. Тау һавасы минем өчен бәхет», – ди җырчы.

Элвин Грей ялларда Тайландка очарга ярата. «Әлеге илдә вакытта ялны һәм эшне бергә алып барам, чөнки биредә үземнең музыкаль студиям бар. Тайландта таулар да, диңгезләр дә булгангалыктан бик ошый ул миңа», – дип елмая җырчы.

Эшләп арыган чакта ял итәргә онытмыйк, дуслар, диңгез-тауларга ешрак барырга язсын!

Фото: «Freepik.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев