Спорт
БӘЙРӘМ БҮГЕН: спорт журналистлары көне турында 8 факт
2 июль – Халыкара спорт журналистлары көне. Әлеге көн белән бәйле фактлар:
1. Халыкара спорт журналистлары көне 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул вакытта махсус көн булдыру фикерен Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе (AIPS) күтәреп чыкты.
2. Халыкара спорт журналистлары көне һәр елны 2 июльдә уздырыла. Парижда Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе нәкъ менә шул көнне – 1924 елның 2 июлендә оешкан бит.
3. Бүген дөньяның 150ләп иленең, шул исәптән Россиянең дә ассоциациядә вәкилләре бар.
4. 1990 елда Россиядә Спорт журалистлары федерациясе булдырылды.
5. “Утренняя гимнастика” дип аталган беренче радиотапшыру 1929 елның 2 гыйнварында эфирга чыга. Ул чорда радио тыңлап күнегүләр ясау матур гадәткә әйләнгән була.
6. Футбол матчыннан беренче телевидение репортажын 1933 елда ясарга тырышып карыйлар: ул пленкага төшерелә һәм икенче көнне эфирга чыга, матчны эфир вакытында гына шәрехләп баралар. Ә 1949 елда футбол матчы беренче тапкыр туры эфирга чыга.
7. Бүген дә чыга торган спорт басмалары арасында иң өлкәне – “Советский спорт”ның беренче саны 1924 елның 20 июлендә дөнья күрә.
8. Татарның беренче һәм әлегә кадәр бердәнбер спорт газетасы – “Безнең спорт”. Әмма аның гомере кыска булды – 2009 елда беренче саны пәйда булган басма берничә ел гына дөнья күрде. Шул сәбәпле, кызганыч, татар матбугатында спорт юнәлеше буенча гына эш итүче журналистлар да юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев