«КАЗАН УРТАСЫНДА ҺӘЙКӘЛ ТОРА, БИЕКЛЕКТӘН МУСА КҮЗӘТӘ»
Муса ил сагында
Бик күп еллар узды инде,
Көтеп алган җиңү таңына.
Күз яшьләре, каннар акты,
Җир сыкрады халкым зарына.
Ерткыч фашистка нәфрәтле,
Хәтта бишектәге сабый да.
Ветеранннар ел да китә,
Еллар җыерчыгын саный да.
Казан. Түрдә Муса һәйкәле.
Ил сагында мәңге басып тора .
Һәйкәл каршындагы чәчәкләр
Җиңү уты булып янып тора.
Һәйкәл булып җирдә калкып тора,
Җәлил рухы, аның батырлыгы.
Күпләр аны якын, үз итсә дә,
Җәлил – ул татарның бөек улы!
Тарих битләренә кат-кат уеп,
Сугыш афәтләре язылган.
Кан кою һәм гомерен жәлләмәгән,
Муса дошманына ыргылган.
Казан уртасында һәйкәл тора,
Биеклектән Муса күзәтә.
Ватан өчен баш салганнар хакына
Илне саклагыз дип кисәтә.
Гыйзәтуллина Диләрә,
5 Г сыйныфы укучысы , Яр Чаллы, 41 мәктәп, “Ак каурый” түгәрәге әгъзасы
Батыр йөрәк
Мостафа абый төпчеге
Батыр йөрәкле булган.
Дошман чикне бозу белән,
Кулына корал алган.
“Моабит дәфтәре” сөйли,
Әсирлектә тилмергәнен.
Дошманнарга үч-нәфрәте
Йөрәккәен көйдергәнен.
Илен, гаиләсен сагынган,
Әмма Муса бирешмәгән.
Иле азат булсын өчен
Җанын биргән, сер бирмәгән.
Каһарман күп. Әмма Муса
Батырларның юлбашчысы.
Без үсәбез. Арабызда
Аңа тиңнәр булырмы соң?
Без яшибез тынычлыкта,
Читтә барса да ызгышлар.
Илебез нык, чиге тыныч –
Сакта уяу солдатлар!
Нәҗмиева Фирүзә,
5 Е сыйныфы укучысы , Яр Чаллы, 41 мәктәп, “Ак каурый” түгәрәге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Комментарии
0
0
Молодцыбик матур шигырлэрнеукыдылар мин моны статуста курдем????
0
0